Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Әкият иленә сәяхәт"

       Кышкар авылы китапханәсе Яңа Кишет балалар бакчасында кунакта булды. Нәни китап укучылар белән әкият иленә сәяхәт иттек. Алар рәсемнәр буенча әкият геройларын да таныдылар, аларга ярдәм дә иттеләр, төрле сорауларга җаваплар да бирделәр. Табышмакларның җавапларын да таптылар. Үзләре дә китапханәче апайларына шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап күрсәттеләр. Әкияттән өзекләр дә уйнадылар. Ахырдан күңелле уеннар уйнадылар. Мероприятие бик күңелле үтте.