Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Йөрәктән чыккан аваз..."

     

   6 апрель көнне Кышкар авыл клубында китапханә, мәктәп белән берлектә, җирле язучыбыз Надия Йосыпова белән очрашу булды. “Хисләремнән сәйлән тезәм...” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Авторның тормыш юлын чагылдырган презентация күрсәтелде.

   Кичәдә Надия Йосыпованың шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Тамашачылар бик яратып тыңладылар, чөнки шигырьләре туган як, табигатьнең матурлыгы, туганнар турында язылган иде.

    Кичәгә күп кенә кунаклар да килде. Алар – авторның туганнары, дуслары, хезмәттәшләре һәм классташлары. Һәрберсе җырлы бүләк белән килгән иде.

    Тамашачылар Надиягә күп кенә сораулар да бирделәр. Ә Надия аларга бик теләп җавап бирде. Кичә барышында “Кадерле табылдык” дип аталган дәфтәр эчендә булган “Тормыш истәлекләре” әсәреннән өзек тә күрсәттеләр.

   Надия сәхнәгә чыгып чыгыш ясаучыларның һәрберсенә үзенең китабын бүләк итеп бирде. Очрашу бик җылы шартларда узды.