Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Иң яхшыларын укырга вакыт"

   

   “Иң яхшыларын укырга вакыт: А. Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз” акциясенә Кышкар авыл китапханәсе дә кушылды.

    Китапханәдә күргәзмә оештырылды.  Башлангыч мәктәп укучыларына  премия лауреатлары белән әдәби танышу уздырдык. Чөнки бу китапларны яратып укучылар да башлангыч класс укучылары бит. Иң беренче балалар язучысы А.Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышып киттек. “Сертотмас үрдәк” әкиятен кычкырып укыдык.

      Аннары Р.Миңнуллин, Р.Корбан, Ш.Галиев, Х.Халиков, Г.Гыйльманов, Й.Шәраповаларның кыскача тормыш юлы белән таныштырып үттек. Укучылар аларның шигырьләрен дә  укыдылар, Р.Корбанның табышмакларына җаваплар да таптылар.