Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Безнең балачак китаплары"

    

 

    Кышкар авыл китапханәсендә “Безнең балачак китаплары” дип исемләнгән хатирәләр сәгате үтте. Иң беренче өлкәннәребез укыган китаплардан “Әбием укыган китаплар” дип исемләнгән күргәзмә төзеп куйдык. Чара барышында өлкәннәребез үзләре яратып укыган әсәрләрдән өзекләр укыды, бүгенге көндә дә хәтерләрендә сакланган шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. Безнең әби-бабайлар барлык яхшылыкка да ышанганнар, алар өчен бу әсәрләрнең геройлары үрнәк булып торган. Бу хатирәләр сәгатендә өлкән буын китап укучылар яшь буынга үзләре укыган китапларны тәкъдим итте. Ә укучылар ул китапларны дәвалап, аларга икенче гомер бирде.