Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Әфганстан - йөрәк ярам"

    

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуларына быел 30 ел. Шул уңайдан авыл клубы һәм мәктәп белән берлектә “Әфганстан – йөрәк ярам” дип исемләнгән, Әфган сугышы ветераннары белән очрашу үткәрдек.

    Алар үзләренең Әфган җирләрендә үткәргән көннәре, сугыш вакыйгалары турында сөйләделәр, укучыларның сорауларына җаваплар бирделәр. Сафина Рәшидә апа “Әфган җиле, Әфган сугышы” исемле шигырен бүләк итте. Очрашу бик матур үтте. 25 кеше катнашты.