Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Яши халык - яши театр"

    

    Россиядә Театр елы уңаеннан,  Кышкар авыл китапханәсендә, сәхнә ветераны Әнисә апа Зарипова белән очрашу үтте.

    Китапханәче татар театрының тарихы белән таныштырып үтте. Ә Әнисә апа үзенең кечкенәдән үк сәнгатьне яратуы турында, иң яратып уйнаган рольләре турында сөйләп үтте. Әнисә апа бүген дә сәхнәдә. Әле күптән түгел генә куелган Р.Фазылҗанның "Вәгъдә бүләге"ндә дә катнашты. Шулай ук ул китаплар укырга, шигырьләр сөйләргә яратуы турында да сөйләде. Үзенең бүгенге көндә дә яратып сөйли торган шигырен балаларга сөйләп тә күрсәтте.