Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Искә алыйк авыр елларны"

     

     20 январь көнне Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулуга багышлап хәтер сәгате үткәрелде. Бу чарага балачаклары сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән өлкәннәребез чакырылды.

     Бөек Ватан сугышы чорында булган Ленинград чолганышы афәтен өлкәннәребез әле бүген дә сискәнеп искә ала. Бу хәтер сәгатендә өлкәннәребез Бөек Ватан сугышы һәм аның дәһшәтле вакыйгалары турында тарихи истәлекләрне яңарттылар. Сугышның иң фаҗигале хәлләренең берсе – Ленинград блокадасы, анда эләккәннәрнең ачы язмышы, бер сынык икмәк, “Яшәү юлы” турында да искә төшердек. Өлкән буын кешеләре өчен бу мәгълүматлар, чын мәгънәсендә, хәтер яңарту булды.