Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Кыш бабай патшалыгында"

  Яңа ел каникулларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан укучылар белән әдәби гирлянда конкурсы үткәрергә булдык. Башта укучылар белән кулдан эшләнгән гирлянда ясадык. Аңа кышкы табышмаклар, күңелле сораулар яздык һәм арасына призлар да куйдык. Конкурс башланып киткәч укучылар үзләре теләгән флажокны алып, андагы сорауга җавап бирделәр, призлар оттылар. Аннары Кыш бабай бүләге эчендәге җәзаларны үтәделәр. Күңелле уеннарда катнаштылар. 15 кеше катнашты.