Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Кыш - могҗизалар чоры"

       Яңа ел – һәркемнең иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе. Балалар өчен "Авыл эте Акбай маҗаралары" дип исемләнгән Яңа ел әкияте күрсәтелде. Әкияттә балалар үзләре дә катнашты. Һәр бала Кыш бабайга үзенең һөнәрен күрсәтте, җырлады, биеде һәм шигырь сөйләде.Төрле уеннарда катнаштылар, кышкы викторина сорауларына җаваплар да бирделәр. 90 кеше катнашты