Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Сәхнә өчен генә тугансың син!"

   

    Симетбаш авыл клубында Татарстанның халык артисткасы Раушания Фәйзуллина белән очрашу үтте. Аның тормыш һәм иҗат юлы турында презентация ясап авыл халкына күрсәтелде.

    Кичәдә артистка турында матур, җылы сүзләр генә әйтелде. Классташы Вәис Бәйрәмов бик матур көйләр бүләк итте. Ә Раушания апай үзе уйнаган театрлардан өзекләр уйнап күрсәтте. Кичә бик матур үтте. Раушания апа аһәңле тавышы һәм елмаюлары белән тамашачыны үзенә каратты.