"Коррупциягә "Юк" дибез!"
4 декабрь көнне, коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан "Коррупциягә "Юк" дибез!" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче коррупция төшенчәсе, килеп чыгышы, аның кайсы өлкәләрдә күзәтелүе, кешелеккә китергән зыяны турында сөйләде.