"Каз өмәсе - авыл бизәге"
Һәрбер кеше үз халкының үткәнен, йолаларын, ата-бабаларының ничек көн иткәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен, гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Шул уңайдан Кышкар авыл клубында китапханә белән берлектә, халкыбызның борынгы бәйрәмнәреннән берсе “Каз өмәсе” бәйрәме булып үтте.
Каз өмәсе авылның иң яраткан йола-бәйрәмнәреннән берсе булган. Йортның хуҗасы Әнисә апа, каз суйган көнне күршеләрен, дусларын җыя, алар бергәләп каз мамыгы йолкыйлар. Эш вакытында алар гореф-гадәтләребезне искә төшерделәр, җырлар җырладылар, табышмаклар әйтештеләр һәм күңелле уеннар уйнадылар. Каз маеның файдасы турында да искә төшерделәр.
Ә ахырдан каз итеннән пешерелгән бәлеш белән сыйландык.