Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Алма, алмам, алмакай!"

  

    Кышкар авыл клубында китапханә белән берлектә “Алма, алмам, алмакай!” дип исемләнгән алма бәйрәме үткәрелде. Кичәдә “Тупырдап алма коела...” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. “Алмалы могҗизалар” һәм “Алмадан тәмлүшкәләр” конкурслары игълан ителгән иде. Алардан да күргәзмә ясап куелды.

    Залда утыручылар белән “Мәкальне дәвам ит”, “Күршеңне макта” уеннары уйнатылды. Алма турында җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде. Как ясау буенча мастер класс күрсәтелде. Бәйрәм барышында алманың файдалы үзенчәлекләре турында файдалы мәгълүматлар да бирелде. Бәйрәм җырлар һәм дәртле биюләр белән аралаштырылып барды. Бу көнне, бәйрәмдә катнашкан һәр кеше кып-кызыл алмалар һәм алмадан пешерелгән пироглар белән сыйланды.