Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Олыласаң олыны олыларлар үзеңне!"

 

     Яңа Кишет авыл җирлегенең “Ак калфак” берләшмәсе, Симетбаш авылында өлкәннәр белән очрашты. Алар өчен “...Ә күңел һич туймый яшьлектән!"  дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп  куелды. Өлкәннәребезгә яңа китаплар тәкъдим ителде. Авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов өлкәннәрне бәйрәм белән котлап китте. “Ак калфак”лылар фольклор күренеш күрсәттеләр.

    Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Өлкәннәребез бер-берсе белән аралашып, рәхәтләнеп ял иттеләр.