Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Күңел эретерлек җылы сүзләр, бүләк булсын бәйрәм көнендә!".

    

    Өлкәннәр көне уңаеннан китапханә, мәктәп һәм клуб хезмәткәрләре “Күңел эретерлек җылы сүзләр, бүләк булсын бәйрәм көнендә!” дип исемләнгән әдәби тематик кичә үткәрделәр.

     “...Ә күңел һич туймый яшьлектән” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп куелды. Яңа кайткан китаплар өлкәннәребезгә тәкъдим ителде.

    Алып баручы кичәне матур шигырь юллары белән башлап җибәрде,  бәйрәм белән котлады. Өлкәннәребез концерт карадылар, ял иттеләр, үзләре дә кушылып җырлап утырдылар, яшьлекләрен искә төшереп биеп тә алдылар, яшьләр биргән сорауларга җаваплар да бирделәр.

     Кичә чәй табыны янында дәвам итте. Алар табын артында, бер-берсе белән гапләшә-гапләшә, үзләре эшләгән чорның вакыйгаларын яңарттылар.