Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Каһарман Батырша"

   

   «Казан арты» тарих – этнография музеенда тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак Ислаев белән очрашу булды.

    Ф.Ислаев 18 гасырдагы милли сәясәт һәм татарлар, 1755-1756 еллардагы Батырша (Габдулла Галиев) восстаниесе турында сөйләде. “Батырша” китабы белән таныштырды. “Батырша безнең тарихыбызда, бигрәк тә ислам тарихында иң зур шәхес. Аның белән тиңләшә торган бер генә имам да юк...” дип сөйләде ул. Китап безнең китапханәдә дә бар. Батырша турында күбрәк беләсегез килсә, китапханәгә рәхим итегез!