Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Сукмакларда сары яфрак"

 

    Китапханәдә “Сукмакларда сары яфрак” дип исемләнгән көзге калейдоскоп үткәрелде. Сентябрьнең яңгырлы көне дә, укучыларга бәйрәмне матур итеп үткәрергә комачауламады.

    Бәйрәмне китапханәче шушы матур ел фасылы турында сөйләп башлап җибәрде. Ә аннары укучылар төрле кызыклы конкурсларда катнаштылар, табышмакларның җавапларын таптылар, шигырьләр укыдылар. Аларга бигрәк тә “Тылсымлы капчык” уены ошады. Барысының да уенда катнашасы килде.

    Бәйрәм ахырында укучылар витаминлы ризыклар белән сыйландылар.