Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Минем юлдашым - "Юлдаш""

   

Китапханәдә “Минем юлдашым – “Юлдаш” дип исемләнгән информацион – белешмә сәгать үтте. Китапханәгә 21 исемдә газета – журнал килә. Аларның һәрберсенең үз укучысы бар. Ә бүген бирегә, юлдаш газетасын яратып укучылар җыелды.  Алар үз фикерләре белән уртаклаштылар. “Дин вә йола”, “Сәламәт булыйк!”, “Тормыш гыйбрәтләре” кушымталарын яратып укуларын әйттеләр. Газетадан алган файдалы киңәшләрне, гыйбрәтле хәлләрне искә төшерделәр. Сәламәтлек турында күп кенә файдалы мәгълүматлар алдылар.

    Ә ахырдан юлдаш башваткычын чишеп, ял иттеләр.