Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Горурлыгым - Туган як!"

  

14 нче cентябрь көнне Кышкар башлангыч мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Горурлыгым - Туган як!” темасы астында бердәм мәдәният дәресе үткәрелде.

   Китапханәче мәдәни дәрестә укучыларны “Тиңе булмас кыйммәтләр!” дигән күргәзмә белән якыннан таныштырып күргәзмәгә күзәтү ясады. Укытучы Эльмира Исламова укучыларга Арча районында булган музейлар, истәлекле урыннар турында һәм үзебезнең авылыбызда урнашкан данлыклы Кышкар мәдрәсәсе, мәчете турында мәгълүмат биреп үтте. Китапханәче китапханә тарихы белән таныштырды.

   Мәдәният дәресе ахырында 1-4нче сыйныфларда белем алучы 3 укучыга көндәлек тапшырылды.