"Без - табигать дуслары!"
11 сентябрь көнне Симетбаш башлангыч класс укучылары белән “Без – табигать дуслары!” дип исемләнгән әдәби квест үткәрелде. Уенда ике команда катнашты. Кроссвордны чишеп укучылар яшеренгән хәйваннарны таптылар һәм анда бирелгән биремнәрне үтәделәр.
Алар кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр, мини-викториналарда көч сынаштылар, тылсымлы сандыкны эзләп таптылар. Бик тырышып сандыкның ачкычын эзләделәр. Аны ачып тәмле күчтәнәчләр белән сыйландылар.
Квест – уен бик күңелле үтте.