Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Саумы, Белем бәйрәме!"

   1 сентябрь белем бәйрәме уңаеннан, башлангыч класс укучыларын китапханәгә кунакка чакырдым.

   Укучылар “Белем иленә – китапханә аша!” дип исемләнгән күргәзмә белән таныштылар. Аларга мәктәп тормышын чагылдырган, кызыклы вакыйгаларга корылган, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап табарга булышкан китаплар тәкъдим ителде. Ахырдан укучылар “Арча ягы язучылары” дип исемләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр.