Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Кышкар нурлы, җырлы төбәгем!"

   1 июль көнне “Кышкар нурлы, җырлы төбәгем!” дип исемләнгән урам бәйрәме үтте. Бәйрәмне Айваз Садыров һәм Гөлназ Сәфәрова алып бардылар.  Бәйрәм балаларны кызыклы уеннар уйнату белән башланып китте.

   Күп кенә номинацияләргә грамоталар эшләнде. Авылның иң тырыш, иң булдыклы, иң ярдәмчел кешеләрен билгеләп үттек. Шулай ук китапханә эше буенча “Иң күп китап укучы”, “Иң күп китапханәгә йөрүче”, “Шигъри җанлы авылдашыбыз” номинацияләрендә җиңүчеләрне дә билгеләп үттек.

   Июнь ае буена китапханәдә “Тюбик остаханәсе” эшләде. Остаханәдә катнашучылар арасында да конкурс оештырдык. Конкурста җиңүчеләргә дә шушы бәйрәмдә грамоталар тапшырдык.

   Бәйрәм күңелле уеннар һәм матур җырлар белән үрелеп барды.