Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Сәламәтлек - матурлык билгесе!"

  

    Матур гомер итү өчен, сәламәтлек иң мөһим шарт булуын ә зарарлы гадәтләрнең сәламәтлеккә зыян китерүен аңлату максатыннан, укучылар белән «Сәламәтлек – матурлык билгесе!” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрдек.

    Уен барышында без дөрес һәм файдалы итеп яшәү турында, көндәлек режимны үтәү турында, дөрес итеп туклану турында сөйләштек. Сәламәтлекнең һәр кешегә дә бәхетле гомер итү һәм уңышлы эшчәнлек өчен кирәклеген белдек.

     Укучылар сәламәтлек турында булган викторина сорауларына җаваплар таптылар, табышмакларга дөрес җаваплар әйтеп кроссвордлар чиштеләр, сәламәтлек турында мәкальләр бәйгесендә дә актив катнаштылар.