"Җәй, китап белән җылы!"
Җәй ул – дуслар, очрашулар, очсыз – кырыйсыз маҗаралар чоры. Җәй ул шулай ук – күңелле һәм кызыклы вакыйгаларга бай чор.
Җәй - кызыклы китаплар уку өчен дә иң уңай вакыт. Китапханәдә, каникулга кайткан укучылар белән төрле чаралар үткәрелә, китап күргәзмәләре тәкъдим ителә.
“ Җәй, китап белән җылы!” дип исемләнгән күргәзмә мәктәпкәчә һәм урта яшьтәге укучылар өчен эшләнде. Күргәзмә көн саен яңа китаплар белән тулыландырылып тора.