Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Сорау миннән - җавап сездән!"

   

     1 июнь көнне, Симетбаш авылыннан яшь китап укучылар, мәдәният йорты хезмәткәрләре җитәкчелегендә, китапханәбезгә кунак булып төштеләр.

          Алар китапханә, яңа кайткан китаплар, балалар өчен чыга торган газета-журналлар белән таныштылар.

          Аннары укучылар белән “Сорау миннән – җавап сездән!” – дип исемләнгән әдәби лото уенын уйнадык.

        Һәр укучы бирелгән сорауны игътибар белән тыңлап, аларга дөрес җавап биреп, лотоны беренче булып тутырырга тырышты. Бу уен барлык уенчыларга да ошады.

     Аларга авыл укучылары да кушылды. Клубта һәм уен мәйданчыгында бердәм, дус һәм тату булып  хәрәкәтле уеннар да уйнадылар. Аларга бигрәк тә “Үрдәк атыш” уены ошады. Ахырдан бергәләшеп җылы чәй эчтек.