Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Кояш сибә җылы нурын!"

    

    29 май көнне “Ачык һавада китап укы!” акциясе үткәрдек. Әлеге акция балаларны китап укуга киңрәк җәлеп итү максатыннан уздырылды.

   Ачык һавада китап уку кызыклы һәм файдалы. Бу көнне өлкәннәр дә туктап, белем чишмәсеннән рухи азык алды, үзләренә ошаган журналлар белән танышты.

   Яшел чирәм өстенә тезелешеп утырган балалар кызыклы һәм мавыктыргыч әкиятләрне бик яратып тыңладылар, яңа кайткан китаплар белән таныштылар, викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Ошаган китапларны өйләренә дә алдылар.