Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Сезне онытырга хакыбыз юк!"

   

      8 май көнне башлангыч класс укучылары һәм тыл ветераннары белән “Сезне онытырга хакыбыз юк!” исемле батырлык сәгате үткәрдек.

     Өлкән буын безгә Бөек Ватан сугышы турында, үзләренең күргәннәре, кичергәннәре турында сөйләделәр. Кич утырып фронт өчен оек-бияләйләр бәйләүләре, иген үстерүләре, тездән саз ерып орлык ташуларын искә төшерделәр.

     Ә Тәэминә апа, ул вакытта эле 15 яшьлек бала гына булса да, фронт өчен урман кисәргә барулары турында сөйләде.

     Ул вакыттагы авырлыкларны кунакларыбыз күз яшьләре белән сөйләделәр, ә балалар аларны бик игътибар белән тыңладылар.

      “Илләребез тыныч булып, бер бала да сугыш афәтен күрмәсен иде!” – диделәр өлкәннәребез.