Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Су анасы, шүрәлеләр белән, әкият дөньясында югалдым”

      Кышкар авылы клубында, авыл клубы, китапханә һәм мәктәп белән берлектә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган “Су анасы, шүрәлеләр белән, әкият дөньясында югалдым”    дип исемләнгән, театральләштерелгән тамаша күрсәтелде.

     Кичәдә өлкәннәребез һәм укучылар катнашында Г.Тукайның тәрбияви әкиятләре уйнап күрсәтелде, шагыйрь әсәрләренә язылган җырлар яңгырады.

       Укучылар Г.Тукайның  шигырьләрен яттан сөйләделәр. Аларның чыгышларын тамашачылар бик җылы кабул итте. Әкият герое Шүрәле актив укучыларга грамоталар тапшырды.

     Кышкар авылы китапханәчесе Гөлнара Рәшит кызы  тамашачыларга “Тукай яши безнең йөрәкләрдә” – дип исемләнгән электрон презентация тәкъдим итте.

       Театральләштерелгән тамаша бергәләп Г.Тукайның “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.