Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Җиде буын җылысын сакла!"

     

       Кеше үз тамырларын белергә тиеш. Шул максаттан без “Ак калфак” клубына йөрүчеләр белән, 31 март көнне шәҗәрә һәм шәмаилләр бәйрәме үткәрдек. Авылыбыз имамы Радик абый шәҗәрәләр һәм шәмаилләр турында сөйләде. Өлкән буын шәҗәрә агачын ничек төзүләре турында сөйләделәр, моның өчен бөтен якын һәм ерак туганнарын белергә кирәк икәнен әйттеләр. Кичә барышында шәҗәрә, тамырлар турында шигырьләр укылды, мөнәҗәтләр әйтелде. Кичәдә 50 кеше катнашты.