Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Толстой бабайда кунакта"

    

        Күчмә китапханәдә башлангыч класс укучылары белән, “Толстой бабайда кунакта” дип исемләнгән әдәби кунакханә үткәрдек. Укучылар Л.Толстойның биографиясе белән таныштылар. Аның “Косточка”, “Пожар”, “Три медведя”, “Птичка”, “Два товарища” кебек әсәрләрен кычкырып укыдылар. Әсәрләренә рәсем ясадылар. “Азбука” дип исемләнгән уенда катнаштылар.

       Ахырдан “Косточка” һәм “Птичка” әсәрләре буенча викторина сорауларына җаваплар бирделәр. 10 укучы катнашты.