Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Ветеранга кунакка" Бөтенроссия Акциясе.

"Ветеранга кунакка" Бөтенроссия Акциясенә кушылып үзебезнең хөрмәтле тыл ветераннарыбыз Сөләйманова Хәтимә һәм Галимҗанова Тәкъминә апаларда булдык. Якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 79 еллыгы белән котладык. Рәисебез Р.Миңнехановның, район башлыгы И.Нуриевның котлауларын һәм бүләкләр тапшырдык. Укучылар бәйрәм белән котлап шигырьләр, җырлар бүләк иттеләр. Ә ветераннарыбыз яшь буынга үз теләкләрен җиткерделәр. Рәхмәт Сезгә, ветераннар!