Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Китаплы гаилә – гыйлемле гаилә”

    “Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениесы игълан иткән “Китаплы гаилә – гыйлемле гаилә” бәйгесендә, китап укучы актив гаиләләребез катнашты. Авылыбыздан Мәҗитовлар гаиләсе, әниләре Эльмира ханым белән уңышлы чыгыш ясап “Китаплы гаилә” номинациясендә җиңү яулады.

    Беренче номинациядә, презентация аша алар үзләре белән таныштырдылар, гаиләдә китапның урыны турында сөйләделәр. Ә икенче номинациядә сәнгатьле итеп Р.Сафинның “Кыр казлары” шигырен әниләре Исламова Эльмира укыды. “Китаплы гаилә” номинациясендә, үзләре яратып укыган Д.Латыйпованың “Бөкре мәхәббәте” китабын тәкъдим иттеләр. Мәҗитовлар гаиләсен шушы җиңүләре белән котлыйбыз!