Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Сәнгать сөюче гаиләләр”

20 апрель көнне Кышкар авыл клубында, авыл китапханәсе белән берлектә бик матур гаилә бәйрәме үткәрелде. Без бер көнебезне, сәнгать сөюче гаиләләр белән үткәрдек. Театрдан өзекләр, уеннар, викториналар, конкурслар, кызыклы истәлекләр - болар барысы да безнең чарада иде.     «Театрның тылсымлы дөньясы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә аша сәнгать дөньясына күз салдык. Гаиләләрне театр үсеше тарихы, аның төрләре, театр һәм актерлар турында кызыклы китаплар белән таныштырдык.