Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Г.Тукайның могҗизалы әкиятләре”

Балалар Г.Тукай әсәрләре белән таныштылар һәм аның әкиятләренең тылсымлы дөньясына чумдылар. Китапханәчеләр балаларны шагыйрьнең биографиясе белән таныштырдылар. Балалар белән бергә Габдулла Тукай әсәрләрен укыдык һәм сәхнәләштереп карадык. Аннары балаларның әкиятләр буенча белемнәрен дә тикшереп алдык. Нәни дусларыбыз бирелгән шигырь юлларының кайсы әкияттән икәнен белделәр, әсәрне иллюстрацияләр буенча таныдылар. "Тылсымлы капчык", "Сүзне әйтеп бетер", "Кем тизрәк" кебек конкурсларда катнаштылар.

     "Су анасы", “Түбәтәй” исемле татар халык уеннарын һәм "Ламигага ярдәм итәбез" уенын нәни дусларыбыз бик яратып уйнадылар. Чара азагында балалар белән бергә татар халкының гимны булган “Туган тел” җырын башкардык.