Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Табигатьнең гаҗәеп дөньясы”

  15 апрель - Россиядә Халыкара экологик белем көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Яңа Кишет авыл китапханәсендә, Кышкар авыл китапханәсе белән берлектә,  Яңа Кишет мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен ,,Табигатьнең гаҗәеп дөньясы” дип исемләнгән Экологик круиз үткәрелде.

  Табигать байлыклары, аларны саклау, өйрәнү буенча  экологик белемнәрне ныгыттык, ел дәвамында үздырылып килгән экологик көндәлеккә күзәтү ясадык, күргәзмә белән таныштык. "Җил каян килә?" китабына буктрейлер тәкъдим иттек. “Кошлар – табигать бизәкләре” дип исемләнгән презентация – викторина сорауларына җаваплар таптык.