Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Листайте нас, читайте нас...”

   Ел саен 2нче апрельдә, бөек язучы-әкиятче Ганс Христиан Андерсенның туган көнендә, Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә.

Шул уңайдан күчмә китапханәдә, Симетбаш авыл клубы белән берлектә, балалар өчен “ Листайте нас, читайте нас...” дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Китапханәче “Балалар китабы көне” бәйрәме тарихы белән таныштырды, китапханә фондындагы балалар әдәбияты турында сөйләде.

    Балалар викторинада катнаштылар, китап турында мәкальләр һәм әйтемнәр әйтү буенча ярыштылар, табышмаклар чиштеләр. Шулай ук балалар үзләренең яраткан авторлары һәм әсәрләре турында сөйләделәр, шигырьләр укыдылар, укылган китапларның геройларын искә алдылар. Очрашу китап күргәзмәсе янында тәмамланды,  теләгән һәркем китап сайлап алды.