Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

«Кошлар безнең дусларыбыз!»

Күчмә китапханәдә, Симетбаш авыл клубы белән берлектә, “Кошлар безнең дусларыбыз!” дип исемләнгән уен - конкурс  үткәрелде. Балалар канатлы дусларыбыз турында күп кенә кызыклы яңалыклар белделәр, кошларның табигатькә һәм кешеләргә нинди файда китерүләре, аларны ничек кайгыртырга кирәклеге турында искә төшереп үттеләр. Конкурсларда, викториналарда катнаштылар, кошлар турындагы табышмакларга җаваплар таптылар; иллюстрацияләрнең фрагментларын карап, теге яки бу томшыкның нинди кошныкы булуын билгеләделәр. Конкурс ахырында балалар китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар,  кошларны сакларга һәм якларга кирәк дигән карарга килделәр.