Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Монда минем тамырларым”

Китапханәдә “Монда минем тамырларым” дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате уздырылды. Чарада катнашучылар кече Ватаныбызның тарихы белән таныштылар, туган авылыбызның үткәне турында күп кенә кызыклы яңалыклар белделәр. Китапханәче сөйләгәннәрдән катнашучылар безнең авыл кайда һәм кайчан барлыкка килгәнен, аны оештыручылар кем икәнен белделәр.

   Китапханәдә “Авылымның үткәне” дип исемләнгән  күргәзмә-экспозиция оештырылган иде. Балалар күргәзмәдәге экспонатларны карадылар, сораулар бирделәр, алар белән әби-бабайларның ничек файдаланганын белделәр. Чара барышында күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Укучылар авыл турында китаплар һәм альбомнар белән таныштылар. Шулай ук чарада катнашучылар өчен туган якны өйрәнү викторинасы да үткәрелде.