Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Яраткан журналыбыз – “Ялкын””

   26 март көнне “Ялкын” журналын яратучылар өчен, юбилей елы уңаеннан сәяхәт-дәрес үткәрелде. Быел күп кенә яшүсмерләрне тәрбияләгән, меңләгән яшь укучының дусты һәм киңәшчесе булган “Ялкын” журналы үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Китапханәдә “Ялкын журналы бездә кунакта” дип исемләнгән күргәзмә-күзәтү оештырылды. Китапханәче журнал тарихы белән таныштырды, нәни укучылары өчен журналны оештыру инициаторы кем булган, журналда нинди рубрикалар булганлыгы турында да сөйләп үтте.

     Балалар журнал тарихы, кызыклы битләр буенча сәяхәт кылдылар, мавыктыргыч уеннарда, әдәби конкурсларда катнаштылар һәм журналның яңа басмалары белән таныштылар.