Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Нәүрүз килә, түрдән уз".

Кышкар авыл клубында, китапханә белән берлектә,  "Нәүрүз килә, түрдән уз" дип исемләнгән кышны  озату һәм язны каршылау бәйрәме оештырылды. Бу көнне җыр-биюләр, төрле конкурслар һәм табышмаклар белән бик күңелле  итеп уздырдык.

Бәйрәмнең икенче өлешендә Нәүрүз бәйрәменең төп символы булган ботка пешерелде, шулай ук бәйрәмгә килүчеләр тәмле коймак һәм чәй белән сыйландылар. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә бәйрәмнең төп кунаклары булдылар. Балалар кунакларны бик яраттылар һәм вакытны күңелле үткәрделәр.