Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Куллар тудырган могҗиза”

    15 март көнне, китап укучыларны, «Куллар тудырган могҗиза» дип исемләнгән кул эшләре осталары күргәзмәсенә чакырдык. Күргәзмәдә төрле юнәлешләрдә эшләр тәкъдим ителде: бәйләнгән эшләнмәләр, алмаз белән чигү, төсле композицияләр, ясалган картиналар һәм башкалар.        Безнең осталарның һәр эшләнмәсе кабатланмас,  күңел   җылысын биреп  эшләнгән.

    Күргәзмәгә әлеге эшләрнең хуҗаларын да чакырдык. Алар үзләренең мавыгулары, матур картиналарны ничек ясаулары һәм бәйләү өчен үрнәкләрне кайдан алулары турында да сөйләделәр. Инәләр белән бәйләү - авылдашларыбызның иң яраткан кул эше, шуңа күрә безнең осталар теләсә нинди суыкларда да тәнне дә, җанны да җылыта ала торган бик матур  киемнәр бәйлиләр.