Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Ватан сакчыларына багышлана..."

    24 февральдә «Пушкин картасы» программасы кысаларында «Могҗизалар кыры» интеллектуаль уены үткәрелде. Уен Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде. Уенчыларны сайлау өчен залда утыручылар хәрби - тематик характердагы сорауларга җавап бирделәр. Уен өч турдан һәм финал өлешеннән торды, анда өчәр уенчы катнашты. Рус армиясе тарихы һәм хәрби темага сораулар булды.

    Турлар арасында тамашачылар өчен кызыклы конкурслар һәм концерт номерлары үткәрелде. Солдат альбомнарыннан күргәзмә тәкъдим ителде.

   Чара кунаклары Әфган сугышы ветераннары иде. Әфган сугышы ветераннары үзләренең Армия хезмәте турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, шәхси фотосурәтләрен һәм документларын күрсәтеп, Ватаныбыз данын якларга киткән гади яшь егетләрнең батырлыгы турында сөйләделәр. Сорауларга җаваплар бирделәр.