Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

«Газиз туган телем!»

   Китапханәдә Халыкара туган тел көне кысаларында “Газиз туган телем!” дип исемләнгән викторина-уен узды. Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, планетада телләрнең күптөрлелеге, туган телнең тарихы, рухи куәте турында белделәр. Туган телебездә булган сүзлекләр белән таныштык. Чөнки сүзлекләр телне өйрәнүдә иң яхшы ярдәмчеләр булып торалар.

   Викторинада ике команда катнашты. “Сүзне тап”, “Сүзне әйтеп бетер”, “Сүзне әйтеп бир”, “Язучыларны таны” кебек уеннарда балалар табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, язучыны портрет буенча таныдылар. Китапханәдә укучылар өчен “Туган телем - саекмас чишмә!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.