Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Муса Җәлил - балаларның якын дусты"

15 февральдә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулу билгеләп үтелә. Бу уңайдан Яңа Кишет балалар бакчасында “Муса Җәлил балаларның якын дусты” дип исемләнгән кичә узды. Балалар, балалар өчен язылган шигырьләр һәм китаплар белән таныштылар. Балаларга язучының иҗаты, шулай ук аның фаҗигале язмышы турында сөйләдек. Нәни дусларыбызга шагыйрьнең “Карак песи”, “Сәгать”, “Кызыл ромашка” шигырьләрен кычкырып укыдык. Балалар Муса Җәлил китапларын кызыксынып карадылар, шагыйрьнең  шигырьләрен сөйләделәр, Муса Җәлил сүзләренә язылган җырларны җырладылар һәм төрле уеннар уйнадылар.