Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Мәхәббәт ул моңлы җыр икән"

    14 октябрь көнне, Симетбаш авылында, җирле язучы М.Сафинаның “Яратам дип әйтә алмадым” китабын тәкъдир итү кичәсендә катнаштык. Язучының тормыш юлы турында презентация күрсәтелде. “Язмышлар язылганда” дип исемләнгән китап күргәзмәсе  тәкъдим ителде.

     Кичәдә “Акчарлак” нәшрият йорты генераль директоры – Рүзилә Сафина; язучы, “Акчарлак” газетасының баш мөхәррире - Алмаз Гыймадиев; “Акчарлак” газетасының мөхәррир урынбасары – Эльмира Флүн катнашты.

     Язучының әсәрләреннән өзекләрне дә халык яратып карады. Кичә бик күңелле үтте.