Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

«В гостях у дедушки Крылова»

13 февраль көнне китапханәдә Иван Андреевич Крыловның тууына 255 ел тулуга багышланган чара узды. Китапханәчеләр укучыларны мәсәлченең балалык еллары һәм язучылык эшчәнлеге белән таныштырдылар. Чара барышында балалар “Үз парыңны тап”, “Угадай-ка”, “Путаница”, “Йөкне урыныннан кузгат” кебек уеннарда катнаштылар.

    Крылов мәсәлләренең төп геройлары булган хайваннар турындагы табышмакларны чиштеләр, хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар. Чарага шулай ук “Басни дедушки Крылова” дигән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмә аша мәсәлченең матур рәсемле китаплары белән таныштык, мәсәлләрен укыдык.