Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

Бөек исемнәр һәм ачышлар.

    “Бөек исемнәр һәм ачышлар” дип исемләнгән танып белү сәгате фәнни-технологик үсеш елына багышланды. Укучылар дөньяга күп кенә бөек исемнәр һәм ачышлар биргән Россия фәненең үткән юлы турында белделәр. Бөтен дөньяда М. Ломоносов, Д. Менделеев, И. Кулибин, К. Циолковский, Н. Лобочевский һәм башка бик күп галимнәр билгеле. Аларның уйлап табулары һәм хезмәтләре белән бөтен дөнья җәмәгатьчелеге файдалана.

    Укучылар “Изобретения, без которых невозможна современная жизнь” дигән интеллектуаль викторинада да катнаштылар. Чарага “Фән серләрне ача” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды, анда ачышлар һәм уйлап табулар турында китаплар тәкъдим ителде.