Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

Блокада икмәге.

   Ленинград блокадасы өзелү көне уңаеннан китапханәдә “Блокада икмәге” дип исемләнгән хәтер сәгате үтте. Китапханәче балаларга  камалышта калган Ленинград шәһәре кешеләренең өлешенә төшкән авыр сынаулар – ачлык, салкынлык, көн саен үлем белән күзгә-күз очрашулары турында мәгълүмат җиткерде. Өлкәннәр сөйләгәннәрдән укучылар 125 грамм авырлыктагы ипи, блокада дәвамында Ленинградта һәр кеше өчен билгеләнгән көндәлек норма булуы турында белделәр. Чара барышында Бөек Ватан сугышы елларында  һәр икмәк валчыгының кыйммәте һәм халкыбызның батырлыгы турында шигырьләр укылды.

    Чарага “900 көн һәм төн” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап  куелды. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы тарихында иң драматик чорларның берсе турында сөйләүче материаллар тәкъдим ителде.