Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Холокост: чиксез хәтер"

Китапханәдә "Холокост: чиксез хәтер" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Китапханәче укучыларны "Холокост" төшенчәсе белән таныштырды, фашизмның күп санлы корбаннары, үлем лагерьларында күпләп юкка чыгарылган яһүд халкы турында сөйләде. Шулай ук Освенцим, Бухенвальд, Хеллено, Майданек һәм башка үлем лагерьларында балалар һәм өлкәннәрнең нинди куркыныч аша үткәннәрен белдек. Холокост истәлеге безгә беркайчан да корбаннар, җәзалаулар булмасын өчен кирәк.