Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

«Матур гаилә – авылның яме!»

   Халык әйткәнчә, гаилә кору кыен түгел, аны саклап калу кыен. Чираттагы чарабыз кырык һәм кырык елдан артык бергә яшәгән гаилә парларына багышланды. Алар яшь гаиләләргә үрнәк булып тора, безнең авылның горурлыгын, байлыгын һәм төп кыйммәтен күрсәтә. Гаилә парлары нык гаилә серләре белән уртаклаштылар, гаилә тормышының кызыклы мизгелләрен искә алдылар, сорауларга җавап бирделәр, иң беренче танышкан көннәрен искә төшерделәр.

   Һәр гаиләнең өйләрендә булып, гаилә тарихлары белән танышып чыктык. Тупланган мәгълүматлардан файдаланып  "Парлы яшәү - бөек сер ул!" дигән презентация эшләдек. Һәр гаиләнең бергә булган көннән алып, бүгенге көнгә кадәр булган фотосурәтләре, бәхетле мизгелләре  күрсәтелде. Чара барышында гаиләләр өчен җылы сүзләр, изге теләкләр, матур шигырьләр, яраткан җырлар яңгырады. Кичәбез кунагы Чиканас авылыннан Халидә апа Вафина, өлкән яшьтәге гаиләләребезгә үзенең матур, моңлы җырларын бүләк итте.